Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда диннәрне бертигез хөрмәт итәләр

4 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан...

4 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.

Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгърифәти һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген төзү һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Казан шәһәре мэриясенең Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу инициативалары хупланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясен төзү белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде.

Планда Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак урынга, Казан Мәрьям Ана иконасын алу көненә, 2016 елның 21 июленә, истәлекле таш салу чараларын оештыру каралырга тиеш.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан юридик һәм физик затлар, җәмәгать һәм дини оешмалар бу проектларны чынга ашыру өчен хәйрия акчасы җыюда ярдәм итү чараларын эшләячәк.

ТР Президентының бу Указын чынга ашыру кысаларында, Болгар ислам академиясен төзү белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга өлеш керткән юридик һәм физик затларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, истәлекле китап һәм мемориаль билге кую каралырга тиеш.

Бу хакта әтнәлеләр ни уйлый икән, шул хакта сораштык.

Олы Әтнә мәчете имамы Рәшит хәзрәт бу очракта Ислам һәм православие дине дип бүләргә кирәкми дигән фикердә.

- Мондый Указны мин бик хуплыйм. Чөнки Мәрьям ана Гайсә Пәйгамбәребезнең әнисе. Ә гомумән алсак, Республикада ике төп динне дә бертигез күрәләр, хөрмәт итәләр һәм бу динара татулыкның нигезе, - ди ул.

Бәрәскә мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Һиндия Әхмәтҗанова да:

- Татарстанда милләтара дуслыкка игътибар электән зур булды. Шуңа күрә республикабызда татулык, тынычлык хөкем сөрә. Ә моңа, беренче чиратта, ике төп динне тигез күрү нәтиҗәсендә ирешелде дип саныйм. Диннәргә карата, нинди булуына карамастан, үземнең дә хөрмәтем зур, - диде.

Марсель Хөсәенов, шофер:

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр дин вәкилләре өчен әледән-әле зур гамәлләр башкара. Әлеге Указ ул гамәлләрнең чираттагысы. Ихлас шатланам, чөнки диннәргә карата булган уңай караш аркылы бөтен җәмгыятебез үсеш кичерә, - дип саный.

Дөрестән дә, боларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Татарстан җитәкчелегенең зирәк сәясәте нәтиҗәсендә ирешелә. Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә нәкъ шундый сәясәт тарафдары булды. Нәтиҗәдә, Татарстан икътисади яктан да, дөнья күләмендә танылу өлкәсендә дә зур уңышка ирешеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев