Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда диспансеризация узу өчен бер көн ял бирелергә мөмкин

Татарстанда диспансеризация узу өчен эшләүчеләргә бер көн ял бирелә башларга мөмкин. Оешма-предприятиеләр бу көнне түләнә торган итеп хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертергә тиеш булачак. Бу тәкъдим белән коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыкты. Министр бу инициативасы белән Татарстанның профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре...

Татарстанда диспансеризация узу өчен эшләүчеләргә бер көн ял бирелә башларга мөмкин. Оешма-предприятиеләр бу көнне түләнә торган итеп хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертергә тиеш булачак. Бу тәкъдим белән коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыкты.

Министр бу инициативасы белән Татарстанның профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Александр Лавретьевка мөрәҗәгать итте.

Гадел Вафин иминиятләштерү оешмаларының диспансеризация узмаган 31 мең 757 кешене сораштырганнарын әйтте. Аларның 98,5 проценты (31 мең 268 кеше) медицина тикшерүенә килмәүнең сәбәбе итеп, эштән китә алмавын, диспансеризация узу өчен аерым бер көн бирелмәвен билгеләп узган.

Министр беренче урынбасары Сергей Осиповка, республика предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклауга скрининг уздыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/26/156857

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев