Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ферма хайваннарын җәберләүчеләрне эштән куганнар (видео)

Лениногорск агрофирмасында сыерларны көтүлеккә йөк машинасына төяп китереп, кузовтан аударып бушатканнар. Бу факт буенча Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков тикшерү үткәрергә кушкан. Инде соңгы хәбәрләргә караганда, хайваннарны шулай җәберсезләп бушатучы эшчеләр хезмәтеннән азат ителгәннәр. Агрофирманың генераль директор урынбасары Ирек Ягъфәров шулай ди. Шулай ук ул бер хайванга да зыян килмәгән дип...

Лениногорск агрофирмасында сыерларны көтүлеккә йөк машинасына төяп китереп, кузовтан аударып бушатканнар. Бу факт буенча Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков тикшерү үткәрергә кушкан.

Инде соңгы хәбәрләргә караганда, хайваннарны шулай җәберсезләп бушатучы эшчеләр хезмәтеннән азат ителгәннәр. Агрофирманың генераль директор урынбасары Ирек Ягъфәров шулай ди. Шулай ук ул бер хайванга да зыян килмәгән дип ышандыра.

Исегезгә төшерәбез, ферма сыерларын таш өемен койгандай кузовтан аударып кына бушату видеосы интернетта шау-шу куптарган иде.

http://matbugat.ru/news/?id=18808

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Татарстанда ферма хайваннарын җәберләүчеләрне эштән куганнар (видео)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев