Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ГТО нормативларын тапшыру өчен тагын өч район мәйданчык алды

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында ГТО тестлары үзәкләре каршында кече универсаль спорт мәйданчыклары төзү эше дәвам итә. Быел мондый объектлар Татарстанның 9 муниципаль районында: Сарман, Азнакай, Әтнә, Питрәч, Әлки, Теләче, Менделеевск, Ютазы һәм Апас районнарында барлыкка киләчәк.

2020 елда беренче җиһазлар Әтнә, Менделеевск һәм Теләче районнарына җибәрелә. Икенче поставка Апас, Сарман һәм Питрәч районнарына.

Әтнә, Апас һәм Менделеевск районнарында мәйданчыклар урнаштырыла башлады инде, ә бүген Теләче, Әлки һәм Питрәч районнары җиһазлар алды.

«ГТО» комплексы өчен спорт мәйданы 352 квадрат метрлы объекттан гыйбарәт, ул имин булган резин катламнан (16 м х 22 м) тора, анда 26 төрле тренажерлар: гимнастик эскәмияләр, кул тоткычлар, турниклар һәм төрле урам тренажерлары (степперлар, эллиптика һәм велотренажерлар) бар.

Киләчәктә мәйданчыкны «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү һәм тапшыру өчен файдаланачаклар.

«Демография» милли проекты Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче россиялеләр өлешен 55% ка кадәр арттырырга тиеш. Максатчан күрсәткечкә ирешү өчен, массакүләм спортны үстерүнең төп драйверы дип танылган ГТО комплексын актив үстерергә кирәк.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының төп максатчан күрсәткече – 2024 елга Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлеше күрсәткече-57% ка кадәр (федераль проект-55 %).

Физик культура һәм спорт югары дәрәҗәдә үсеш алган төбәк буларак, Татарстан өчен, хәтта төп максатчан күрсәткечләр дә югарырак куелган.

2020 ел башына без 49,5% (1 700 000 кеше) күрсәткеченә чыктык һәм графиктан бер елга алда барабыз. Максат-2024 елга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче 2000 000 кеше. Бу сан, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та яңгыратты.

Графикны алдан кисәтү федераль проектны гамәлгә ашыру гына түгел, ә республика дәрәҗәсендә җитди эш алып бару аркасында мөмкин булды. Сүз балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен ведомствога караган спорт мәктәпләренә күчерү, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган төзелеш һәм капиталь ремонт республика программаларын гамәлгә ашыру турында барды.

Проект кысаларында төбәктә 2019 елда ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелде инде. Быел мондый мәйданчыклар 9 булачак, ә 2021 елга 6 объект төзелеше планлаштырылган.

Чыганак: https://minsport.tatarstan.ru/index.htm/news/1842770.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев