Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда июньнән башлап беренче тапкыр кырыктан артык Covid-19 очрагы ачыкланган

Диагностика башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7 811 тапкыр куелган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган. Мондый сан республикада соңгы тапкыр июнь аенда теркәлгән булган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Ике кеше коронавирусны читтә йоктырган, 39 очракта авыру аралашу юлы белән йоккан», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Тугыз пациент хастаханәдә, калганнары өйдә дәвалана.

30-50 яшьлекләр арасында 17 кеше, 50-60 яшьлекләр арасында 9 кеше, 60-70 яшьлекләр арасында 8 кеше авыру йоктырган. 18-30 яшьлек 5 кеше, 70-80 яшьлек 2 кеше коронавирус белән авырган.

Авыручылар саны буенча Казан беренче урында тора, монда 25 кеше авырган. Яшел Үзәндә өч, Балтач һәм Нурлат районнарында икешәр очрак теркәлгән.

Диагностика башланганнан бирле, республикада «коронавирус инфекциясе» 7 811 тапкыр куелган. 6 733 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 31 кеше узган тәүлектә терелгән

 Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/18-10-2020/tatarstanda-iyunn-n-bashlap-berenche-tapkyr-kyryktan-artyk-covid-19-ochragy-achyklangan-5779540

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев