Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда казыйлар никах һәм талак буенча нигезләмә әзерләде

Күпхатынлылык, кавышу, талак мәсьәләләрен үз эченә алган нигезләмә, бүгенге көндә бик актуаль, - ди Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов. Татарстан казыйлары никах һәм талак мәсьәләләре буенча нигезләмә әзерләде. Яңа нигезләмә күбрәк хатын-кыз хокукларын яклауга корылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов хәбәр итте. "Мондый нигезләмә революциягә кадәр...

Күпхатынлылык, кавышу, талак мәсьәләләрен үз эченә алган нигезләмә, бүгенге көндә бик актуаль, - ди Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов.

Татарстан казыйлары никах һәм талак мәсьәләләре буенча нигезләмә әзерләде. Яңа нигезләмә күбрәк хатын-кыз хокукларын яклауга корылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов хәбәр итте.

"Мондый нигезләмә революциягә кадәр булган, - диде Габдулла хәзрәт Әдһәмов. - Революциягә кадәр бер төгәл система бар иде. Ул системага гаилә тулысынча буйсынган. Гаиләдә туган проблемаларны казыйлар хәл иткән. Аларның сүзе соңгы канун буларак кабул ителгән. Ләкин Совет хөкүмәте урнашкач, әлеге система юкка чыгарыла. Хәзер яңадан дин ирегенә ирешкәч, никах һәм талак мәсьәләләре буенча төгәл нигезләмә кирәклеге ачыкланды. Бу тормыш таләбенә әверелде. Казыйларга халык белән эшләр өчен дә бердәм нигезләмә кирәк. Без казыйлар шурасы нигезләмәне әзерләдек. Монда ир белән хатын-кызның хокуклары каралган. Бигрәк тә хатын-кыз хокукларына басым ясалды. Чөнки безгә мөрәҗәгать иткән гаиләләр арасында ЗАГСта теркәлмәгән, никах укытып кына яшәүчеләр шактый күп. Ә аерылган очракта ир кеше гаиләсен финанс ягыннан тәэмин итүдән баш тарта. Хатынына карата җинаять кылган очраклар да бар. Яңа нигезләмәдә нәкъ шундый очракларда хатын-кыз хокуклары билгеләнгән".

Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, "Татар-информ" хәбәрчесенә белдергәнчә, әлеге нигезләмә бернинди юридик көчкә ия түгел. Шулай да, ир кеше шәригать кануннарына буйсынса, казыйның фикеренә колак салырга тиеш була. Гаиләдә туган мәсьәләләр буенча Казан казыена да мөрәҗәгать итүчеләр бар. "Алар арасында күбесе хатын-кызлар, - ди Габдулла хәзрәт. - Талак буенча нигезләмә бүгенге көндә Казанда бик актуаль. Кайбер очракларда полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән очраклар да бар".

Нигезләмәдә өч талак мәсьәләсе төгәл әйтелә. "Бер, ике тапкыр талак, әйтелсә, ире хатынын кайтара ала, ә өченчесен әйтсә, кайтара алмый. Халык бу хакта белергә тиеш. Ирләргә бу сүзне, гомумән онытырга киңәш итәбез. Хәзерге вакытта безгә, казыйларга да, җиңел түгел. Согуд Гарәбстаны галимнәрен фикерләрен алга сөрүчеләр дә бар", - ди Габдулла хәзрәт.

Казый "Талак әйтелгәндә ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" нигезләмәне хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатыннан чыгып эшләнүен дә искәртте.

Мөршидә Кыямова

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/23/156597/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев