Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Корбан Гаете 24 сентябрь көнне уза – “Әтнә таңы”

Голамәләр һәм казыйлар советлары әнә шундый карарга килделәр. Республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач укыла. Советлар утырышы Татарстан мөселманнарының Дини идарәсендә үтте. Утырышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәкләрдәге казыйлар һәм голамәләр советы әгъзалары катнашты. Шунда ук нисаб суммасын да...

Голамәләр һәм казыйлар советлары әнә шундый карарга килделәр. Республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач укыла.

Советлар утырышы Татарстан мөселманнарының Дини идарәсендә үтте.

Утырышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәкләрдәге казыйлар һәм голамәләр советы әгъзалары катнашты.

Шунда ук нисаб суммасын да расладылар - ул 17000 сум тәшкил итә. Әлеге сумма көмеш бәясеннән чыгып исәпләнә. Ә бәйрәм намазына килсәк, әйтик, Казанда кояш 5.31дә чыга, димәк, Корбан Гаете намазы 6.00дә башлана.

Ә инде корбан чалу бәйрәм намазыннан соң өч көн дәвамында башкарыла. Корбан итенең бер өлеше гадәттә туганнарга, дусларга, күршеләргә өстәл җәяргә тотыла, икенче өлешен мохтаҗларга өләшәләр, өченче өлеше үз гаиләңә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев