Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның бишесе авыр хәлдә

Татарстанда бүгенгә Covid-19ның 107 очрагы билгеле.

 Татарстанда коронавирус белән авыручыларның бишесе авыр хәлдә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«Татарстанда коронавирусның 107 очрагы билгеле. 107 пациентның 17се сәламәтләнде, 58е стационарларда, шул исәптән 5се авыр хәлдә, 32 кеше амбулатор дәвалануда», — диде министр.

Ул Казанда 63, Чаллыда 14, Питрәчтә 12, Биектауда 11, Әлмәттә 2, Арча, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш районнарында берәр очрак ачыкланганын әйтте.

Марат Садыйков табибларның авыруларны дәвалау буенча тәҗрибәсе зур булганын билгеләп узды. Хәзерге вакытта 1300дән артык ятак урын әзерләнгән. Ихтыяҗ туса, урыннарны арттыру мөмкинлеге булганын белдерде.

15 апрельгә Россиядә коронавирус белән 24 мең 492 пациентның авырганы билгеле. Марат Садыйков чир саны Россиядә уртача 16-18 процентка артып килгәнен әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news/health/15-04-2020/tatarstanda-koronavirus-bel-n-avyruchylarny-bishese-avyr-h-ld-5736395

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев