Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда коронавирус таралуны профилактикалауның икенче линиясе ачылды

Республикада 15 апрельгә кадәр Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстанда икенче кайнар линия ачылды.  Аның буенча республикада яшәүчеләр Covid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга, шулай ук табибларга күптән түгел чит илләрдән кайтуларын,  кемнәр белән  белән элемтәдә булулары  турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика Роспотребнадзор һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линияләренә шалтырату саны арту сәбәпле, өстәмә күп каналлы телефон: 8 (800-22) 2-59-00 ачу турында карар кабул ителде.

"Татарстанлыларга үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез",- дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

        Татарстанда икенче кайнар линия ачылды, аның буенча да  республика халкы сорауларына җавап  алачак, дип хәбәр итте «Татар-информ» МА Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлеева.

 Хәзерге вакытта республикада Франциядән Казанга килгән коронавирус белән авыручы бер кеше ачыкланды. Күптән түгел чит ил сәфәрләрендә булган 430га якын кеше карантинда. Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илләрдән кайткан барлык кешеләрне кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин үтәргә өндиләр.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/18-03-2020/v-tatarstane-otkryta-vtoraya-liniya-po-profilaktike-rasprostraneniya-koronavirusa-5729913 файдаланылды

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев