Татарстанда коронавируска миллионнан артык ПЦР-тест үткәрделәр
Узган тәүлек эчендә Covidта 19 меңгә якын республика кешесен тикшерделәр.
Татарстанда яңа коронавирус йогышына ПЦР методы белән миллионнан артык тест үткәрделәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
" Арту белән бүгенге көндә республика буенча тулаем 1 017 813 тест үткәрелгән, ягъни без тест үткәрү өлешендә миллионлы билгегә атладык", — дип билгеләп үтте спикер.
Узган тәүлектә республикада ПЦР-диагностика методы белән Covidка 6 мең 915 тест үткәрелгән.
Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстанда тәүлек эчендә 58 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев