Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачак

Көн саен коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча штаб утырышлары уза, аңа медицина оешмаларының баш табиблары керә.

Татарстанда 22 мартка кадәр тагын өч лаборатория ачарга планлаштыралар, аларда Covid-19га тест уздырачаклар. Бу хакта Республика клиник хастаханәсенең ситуацион үзәгендә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча штабның көндәлек утырышында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Якындагы өч көндә без өстәмә рәвештә тагын өч лаборатория ачарга планлаштырабыз. Алар шулай ук тәүлек дәвамында үзенә караган пациентларны тикшерү нәтиҗәләрен бирәчәк», — дип шәрехләде спикер.

Абашев бүгенге көндә Татарстанда шундый тестлар үткәрә торган бер лаборатория эшли, диде. Барлык материаллар да шунда алган көнендә җибәрелә, тест нәтиҗәләре, гадәттә, бер тәүлек узгач әзер була. Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, чит илдән кайтучылар, шулай ук алар белән элемтәгә кергән кешеләр тест узарга тиеш. Әгәр пациент чит илдә булмаса да, үз анамнезына ышанмый икән, ул яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә ала. Табиб пациентка Covid-2019 тестын узарга кирәкме-юкмы дигән карар кабул итәчәк.

«Без халыкка тыныч булырга кушабыз. Бүген ТР территориясендә ОРВИ шулай ук таралган. Сез авырып киткәнсез икән, бу һичшиксез коронавирус инфекциясе дигән сүз түгел бит», - дип искәртте Альмир Абашев.

Ул шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бүгенге көндә республиканың башка хезмәтләре һәм ведомстволары белән бергә эпидемиягә каршы чараларның тулы планын уздыра, дип өстәде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/19-03-2020/tatarstanda-koronaviruska-tiksher-chen-tagyn-ch-laboratoriya-achylachak-5730330

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев