Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 71гә җитте

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19ның 23 яңа очрагын ачыкладылар.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясеннән тагын бер пациентның үлеме расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«1953 елда туган ир-ат Казан шәһәренең 7нче номерлы хастаханәсендә дәваланган. Пациентның хроник авырулары була. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән», дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19ның 23 яңа очрагын ачыкладылар. Шуларның 12се - Казанда, ә өчесе Яшел Үзән районында ачыкланган. Татарстанда коронавирус йоктыруның 6 мең 923 очрагы теркәлгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-09-2020/tatarstanda-koronavirustan-l-chel-r-sany-71g-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев