Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аналарын бушлай укыта башлыйлар

2020 елда республикада мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызларны яңадан укытуга 87 млн. сумга якын акча тотылачак.

Быелдан Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызларны укыта башлыйлар. Бу хакта «Татар-информ»   мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Бу елдан яңалык кертелә. Хәзер яңадан укыту декрет ялында булган хатын – кызларга гына түгел, алты яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче һәм мәшгуль булмаган хатын-кызларга да кагыла», - дип билгеләп үтте спикер.

Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче әниләрен яңадан укытуга быел 86,9 млн сум бүлеп бирелгән. Быел һәм киләсе елда ел саен 1518 хатын-кызны яңадан укыту күздә тотыла.

Республиканың балалы хатын-кызларны мондый укыту тәҗрибәсе бар инде. 2011-2019 елларда ТР бюджеты акчалары хисабына 10,1 меңнән артык хатын – кыз белем алды.

Укулар «Демография»милли проекты кысаларында оештырылды. Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/10-03-2020/v-tatarstane-nachnut-besplatno-pereobuchat-materey-detey-doshkolnikov-5728029

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев