Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда полиция хезмәткәрләре ялган акча ясаучыларны тоткарлаган

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, июльдә Песчаные Ковали авылында явыз ниятле кешеләр мең сумлык биш купюрага әйберләр сатып алган. (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда полиция хезмәткәрләре ялган акча ясауда шикләнелүче өч кешене тоткарлаган, дип хәбәр итә республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәткә...

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, июльдә Песчаные Ковали авылында явыз ниятле кешеләр мең сумлык биш купюрага әйберләр сатып алган.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда полиция хезмәткәрләре ялган акча ясауда шикләнелүче өч кешене тоткарлаган, дип хәбәр итә республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча Икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Әлмәт районы буенча Икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Лаеш районы буенча Икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ялган акча ясау буенча шикләнелгән өч ир-атны тоткарлаган.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, июльдә Песчаные Ковали авылында явыз ниятле кешеләр мең сумлык биш купюрага әйберләр сатып алган. Аларны Әлмәттә һәм Казанда тоткарлаганнар. Моннан тыш, тоткарланучының икесе элек тә "Үтерү" һәм "Законсыз наркотик матдәләрне алу, саклау, күчерү, ясау, эшкәртү" маддәләре буенча хөкемгә тартылган.

Әлеге очрак буенча "Ялган акча һәм кыйммәтле кәгазьләр ясау, саклау, күчерү яки файдалану" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Ир-атлар сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/06/147778/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев