Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Россия Президентын сайлауларда видеокүзәтү оештырылачак

Республикада сайлаулар вакытында сайлау участокларында 1202 камера урнаштыру планлаштырыла.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). 2018 елның мартында Татарстанда Россия Президентын сайлауларда сайлау участокларында 1202 камера урнаштырылачак. Бу хакта вице-премьер - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда журналистлар белән очрашуда җиткерде.

"Россия Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы һәм "Ростелеком" җәмгыяте арасында төзеләчәк федераль дәүләт контракты кысаларында 31 муниципаль районда 1202 камера урнаштыру планлаштырыла. Бу 65 территориаль-сайлау комиссиясе һәм 1137 участок сайлау комиссиясе", - дип аңлатты Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Калган 1627 участокның видеокүзәтү белән тәэмин ителеше соңрак, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аның кирәклеген раслаганнан соң кабул ителәчәк.
"Видеокүзәтү федераль акчаларга оештырылачак. Бу - куәтле проект", - дип билгеләп үтте министр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/14/154304/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев