Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда сайлауда эшләүче күзәтүчеләр саны билгеле

«Күзәтү бик конкурентлы булачак», — диде Андрей Кондратьев.

Татарстанда сайлауда 20 меңгә якын күзәтүче эшләячәк. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Мин үзем бу сайлау кампаниясенә уңай өметләр баглыйм. Күзәтүчеләргә дә ышанам. Аларның вазифасы — сайлау нәтиҗәләре беркемдә шик тудырмаслык итеп эшләү. Күзәтү бик конкурентлы булачак. Үзәк сайлау комиссиясе өчен бу барлык тавыш бирү процедураларының ачык һәм легитим булуын күрсәтү мөмкинлеге», — диде Андрей Кондратьев.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе барысы да күзәтүчеләр күз алдында эшләнәчәген әйтте. Өч көндә дә тавыш бирү вакыты тәмамлангач, бюллетеньнар ертылмый торган нык сейф-пакетларга салыначак.  

«Күзәтүче тикшереп карарга уйлый икән, ул пакетның ныклыгын сынап карый ала. Бу пакетлар 13 сентябрьдә участокларда эш тәмамлангач ачыла», — диде Кондратьев. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/11-09-2020/tatarstanda-saylauda-eshl-che-k-z-t-chel-r-sany-bilgele-5770428

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев