Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде

8 февраль 2018, 08:00 , Фото: Т.Волкова Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә. (Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган. Татарстанның 12 районында...

8 февраль 2018, 08:00 , Фото: Т.Волкова

Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган.

Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган 8 бассейн төзелә.

Әлеге программа кысаларында, укыту-күнекмә дәресләре үткәрү, физкультура белән шөгыльләнү өчен, волейбол һәм мини-футбол мәйданчыклары да булган спорт заллары сафка бастырыла. Өсте ябулы бассейннар су спорт төрләре буенча районкүләм ярышлар уздыру мөмкинлеге бирәчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/08/156957/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев