Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда сөт җитештерүчеләрдән сатып алу бәяләрен 18 сумнан да киметмәскә киңәш ителгән

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы көн саен районнардагы сөт бәяләрен тикшерә.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстанда сөтне сатып алу бәяләренә аерым игътибар бирелә, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Министрлык хезмәткәрләре атна саен республика районнарындагы бәяләрне анализлый.

Агымдагы елның 25 маенда бәяләрнең түбәнәюе белән бәйле рәвештә, Татарстанның эре сөт эшкәртү оешмалары һәм сөт трейдерлары вәкилләре катнашында киңәшмә узган иде. Очрашу нәтиҗәсендә, җәйге чорда сөт сатып алу бәяләрен түбәнәйтүне туктату турында килешүгә ирешелде. Моннан тыш, эшкәртүчеләргә сөтне халыктан литры 18 сумнан да ким булмаган бәягә сатып алырга киңәш ителде.

27 июльгә булган мәгълүматларга караганда, сөткә иң югары бәя Түбән Кама районында - 19 сум. Алексеевск районында - 18,71 сумны, Балтачта - 18,69 сумны, Мамадышта - 18,65 сумны, Әгерҗедә 18,71 сумны тәшкил итә.

Шул ук вакытта 16 сумнан түбәнрәк бәя куйган районнар да бар. Азнакайда сөтнең литрын - 15,82 сумга, Әлмәттә - 15,74 сумга, Бөгелмәдә - 15,50 сумга, Минзәләдә - 15,46 сумга, Яшел Үзәндә - 15,38 сумга, Югары Осланда 15 сумга кабул итәләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/27/145194/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев