Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш кешене хастаханәгә салганнар

30 сентябрьгә мәгълүматлар буенча, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7230 тапкыр куелган.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 25 очрагы теркәлгән. Бер очрак читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биш кеше хастаханәгә салынган, 20 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручылар арасында 30дан 50 яшькә кадәрге төркемдә — сигез пациент, икенче урында — 50-60 яшьлекләр, шулай ук 60-70 яшьлекләр арасында алтышар пациент бар.

Авырулар саны буенча антирейтинг лидеры — Казан, биредә 13 авыру кеше ачыкланган. Моннан тыш, дүрт очрак Яшел Үзән районында, икешәр очрак Биектау һәм Саба районнарында теркәлгән. Әтнәдә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

30 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7230 тапкыр куелган. Бу вакыт эчендә 6092 пациент дәваланган, 27 кеше узган тәүлектә савыккан.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-09-2020/tatarstanda-uzgan-t-lekt-covid-19-bel-n-zararlanuny-25-ochragyn-achyklagannar-5775295

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев