Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда узган уку елында белем бирү сыйфаты рейтингы - алдынгылар һәм артта калганнар

Мөслимдә министр белем бирүдә югары сыйфатка ирешкән муниципаль берәмлекләрне бүләкләде. (Мөслим, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Мөслимдә, мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында, 2016-2017 уку елында белем бирүдә югары сыйфатка ирешкән муниципаль берәмлекләр игълан ителде. Муниципаль мәгариф идарәләре эше рейтингы җиңүчеләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры...

Мөслимдә министр белем бирүдә югары сыйфатка ирешкән муниципаль берәмлекләрне бүләкләде.

(Мөслим, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Мөслимдә, мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында, 2016-2017 уку елында белем бирүдә югары сыйфатка ирешкән муниципаль берәмлекләр игълан ителде. Муниципаль мәгариф идарәләре эше рейтингы җиңүчеләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүләкләде.

Бөгелмә, Саба, Чаллы, Түбән Кама, Казан, Кукмара, Мамадыш, Лениногорск, Азнакай, Яшел Үзән районнары - алдынгылар сафында. Түбән Кама, Мамадыш өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Яр Чаллы, Кукмара муниципаль берәмлекләре икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бөгелмә, Саба районнарына беренче дәрәҗә диплом тапшырылды.

Кайбыч, Балык Бистәсе, Чирмешән, Аксубай, Тукай, Менделеевск, Апас, Әлки, Кама Тамагы, Алексеевск районнары - "кара" исемлектә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/15/146409/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев