Татарстанда ярты мең кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята
Республикада 42 кеше үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 502 кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
«Тулаем алганда, стационарда пневмония белән 502 кеше ята, һәм төп диагноз вируслы үпкә ялкынсынуы», — дип сөйләде министр урынбасары.
Шулай ук Альмир Абашев республикада 42 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылганы турында сөйләде.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда вируслы пневмония белән авыручылар саны арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев