Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда язгы чәчүгә әзерлек башланды

Татарстан район һәм авылларында язгы чәчү чорына әзерлек эшләре башланып китте инде. Тик шул ук вакытта авыл хуҗалыгының башка тармакларына да игътибарны киметергә ярамый. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 747,7 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Агымдагы елның ике аенда исә Татарстанда барлыгы 58,3...

Татарстан район һәм авылларында язгы чәчү чорына әзерлек эшләре башланып китте инде. Тик шул ук вакытта авыл хуҗалыгының башка тармакларына да игътибарны киметергә ярамый.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 747,7 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Агымдагы елның ике аенда исә Татарстанда барлыгы 58,3 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 2 процентка артыграк.
Җитештерелгән сөт күләме исә 167,5 мең тонна тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 процентка кимрәк. Хәзерге вакытта республикада савылган сөтнең тулаем күләме көненә уртача 2,93 мең тонна, дип исәпләнә. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10 процентка (!) арткан.
Тиздән республикада язгы чәчү кампаниясе башланып китәчәк. Бу эшне җиренә җиткереп башкару өчен 8 миллиард сум күләмендә заем акчалары таләп ителә. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, хәзергә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан әлеге акчаларның 4,7 миллиард сумы гына җәлеп ителгән.
Әйтергә кирәк, республика хуҗалыкларына язгы чәчү эшләрен җиренә җиткереп башкару өчен өстәмә минераль ашламалар да кирәк. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уртача бер гектарга нибары 12 килограмм гына ашламалар исәпләнә. Ә чәчү эшчәнлеген нәтиҗәле итү өчен бу күрсәткеч ким дигәндә 50 килограмм булырга тиеш.
Чәчү эшенә әзерлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ассызыклый.
- Беренче чиратта, авыл хуҗалыгы техникасы, ашламалар һәм чәчү материаллары булу таләп ителә. Без бу эшне башлап җибәрүгә хәзердән үк әзер булырга тиеш, - дип саный Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев