Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда өйдә үзләре генә калган 3 һәм 5 яшьлек балалар чак тереләй янып үлмәгән

Яшел Үзәндә янгын автомобилен йөртү буенча өлкән инструктор төтен баскан фатирдан 3 һәм 5 яшьлек балаларны алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә көндез янгын үзәк пунктына Яшел Үзәндә Төзүчеләр проспекты 7нче йортта өченче катта балкон януы турында хәбәр...

Яшел Үзәндә янгын автомобилен йөртү буенча өлкән инструктор төтен баскан фатирдан 3 һәм 5 яшьлек балаларны алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез янгын үзәк пунктына Яшел Үзәндә Төзүчеләр проспекты 7нче йортта өченче катта балкон януы турында хәбәр алынган, дип яза Татар-информ.



53нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре янгын чыккан урынга килгәч, 60нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлегенең янгын автомобилен йөртү буенча өлкән инструкторы - 36 яшьлек Евгений Гордеев балаларны чыгарып, икенче каттагы күршегә кертүен, аларның зыян күрмәвен җиткергән. 3 яшьлек ир бала һәм 5 яшьлек кыз, апалары кибеткә киткәч, өйдә үзләре генә калган. Әти-әниләре эштә булган.

Янгын нәтиҗәсендә балконда 6 квадрат метр мәйданда җиһаз янган, 4 квадрат метр арадагы бүлмә түшәме һәм дивары зыян күргән.
Янгынның беренчел сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.



"Торак - 2016" профилактик-күзәтү программасы нигезендә, Яшел Үзәндә Төзүчеләр проспекты 7 нче йорттагы фатирларда тикшеренүләр алып барылган, янгынга каршы чаралар буенча белешмәләр таратылган.

http://matbugat.ru

Чыганак: http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/18061-tatarstanda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев