Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда зыянга эшләүче хуҗалыклар калмаячак

Тиздән Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында табыш китерми торган, ягъни зыянга эшләүче хуҗалыклар калмаячак. 2015 елдан башлап андый предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтмәскә уйлыйлар. Показать полностью.. Бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Идарәчелекнең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин...

Тиздән Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында табыш китерми торган, ягъни зыянга эшләүче хуҗалыклар калмаячак. 2015 елдан башлап андый предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтмәскә уйлыйлар.

Бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Идарәчелекнең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты. Чара тулысы белән авыл хуҗалыгы тармагының нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды.

Ничек эшлисең - шулай аласың

2013 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелгән тулаем продукция бәясе 160 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу - әлеге өлкәдә хезмәт куючы бер кеше елына якынча 800 мең сумлык продукция җитештергән дигән сүз. Марат Әхмәтов әлеге күрсәткечләрдән канәгать булмавын белдерде, чөнки саннар тармакта хезмәт җитештерүчәнлегенең шактый түбән булуы турында сөйли.
Шуңа күрә, җитәкчеләр быел әлеге вәзгыять белән көрәшкә аеруча зур игътибар бирергә уйлый. Халык хезмәт хаклары күләменең хезмәт җитештерүчәнлегенә бәйле булуын, ниһаять, аңларга тиеш. Мәсәлән, 2013 елда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу өлкәдә сатылган товар бәясен 4 процентка арттырган. Нәтиҗәдә, бу күрсәткеч 62,5 миллиард сумны тәшкил иткән. Тукай районы - 14,8 миллиард, Әтнә - 975 миллион, Лениногорск - 1,2 миллиард, ә Яшел Үзән исә 5,1 миллиард сумлык продукция сатуга ирешкән. Әлеге алдынгы районнарда хезмәт хаклары да шактый югары. Мәсәлән, Тукай районында авыл хуҗалыгында эшләүчеләр уртача 25,2 мең сум акча алып эшли. Яшел Үзәндә бу күрсәткеч - 20,3 мең, Лениногорскида - 14,3 мең сум.

Ай саен 700 миллион сум

Марат Әхмәтов чыгышында бер файдасызга эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә тукталды. Аның сүзләренә караганда, 2014 елда аларга дәүләт ярдәме соңгы тапкыр бирелә. Киләсе елдан исә республикада әлеге төр хуҗалыклар калмаска тиеш.
Бу проблеманың ни дәрәҗәдә мөһим булуын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады.

- Хәзерге вакытта Татарстанда 500гә якын эре һәм урта авыл хуҗалыгы оешмалары бар. Аларның һәр алтынчысы зыянга эшләүчеләр рәтендә. Әлеге мәсьәләне тиз арада хәл итү кирәк. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген арттыру - иң мөһим максатларның берсе. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бу бурычларны тормышка ашыру бер дә җиңел түгел. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, көндәшлек тагын да кискенләште. Дөресен генә әйткәндә, әлеге яңа системаның безнең алга нинди таләпләр куюын да төгәл генә белмибез. Тик авыл халкы эшли, тырыша. Алар чын мәгънәсендә геройлар, - дип белдерде чыгышында Президент.
Быел Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөт җитештерү тармагына аеруча зур игътибар бирергә уйлый. Кызганыч, узган елда бу өлкәдә уңышлар зур булмады. Шулай да, сөт сатудан яхшы табыш алган районнар да юк түгел. Мәсәлән, Балтач районы сөт сату нәтиҗәсендә - 240 миллион, Әтнә - 199 миллион, Кукмара - 160 миллион, ә Актаныш исә - 99 миллион сум күләмендә акча эшләгән.
- Быел сөт сатудан кергән акчалар хуҗалыкларга ярдәм итәргә тиеш. Мәсәлән, 2014 елдан башлап без сөт сатудан ай саен 700 миллион сум керем алабыз, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Укытып чыгару түгел, белгеч әзерләү мөһим

Кадрлар проблемасы - авыл хуҗалыгы тармагындагы иң мөһим мәсьәлә булып кала бирә. Тиздән чәчү вакыты җитә, ә республикага агроном кебек белгечләргә җитми.
- Кайбер хуҗалык җитәкчеләре бер дигән агрономнарын кыш көне озак вакытлы ялга җибәрә. Ә яз җитә башлагач, аларның кирәге чыга. Тик кыш көне "ялга озатылган" агроном авыл хуҗалыгына яңадан кайтырга теләми. Министрлык мондый җитәкчеләргә тискәре карашта тора. Әгәр дә технолог юк икән, хуҗалыкка бюджет ярдәменең файдасы булмаячак. Шуңа күрә, быел андый предприятеләргә булышмаячакбыз. Әгәр сезгә финанс ярдәме кирәк икән, тиешле белгечләрне киләсе ике атна эчендә табыгыз, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренә караганда, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагы тиешле белгечләр белән 82 процентка гына тәэмин ителгән. Бигрәк тә ветеринария белгечләре җитми икән. Шуңа күрә, Рөстәм Миңнеханов кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортларының өлеше зур булырга тиеш, дип саный.
- Сезнең төп максат - укытып чыгару түгел, ә белгечләр әзерләү. Яшьләр авылдан килеп эшкә кире авылга кайтырлык булсын. Без сезнең эш нәтиҗәлелеген дә шуннан чыгып бәялиячәкбез. Уку йорты тәмамлаучылар авыл хуҗалыгы тармагына күбрәк кайткан саен, сезнең өчен яхшырак булачак, - дип мөрәҗәгать итте Президент югары уку йорты җитәкчеләренә.

Әлбәттә, яшьләр авылга кайтсын өчен, аларны тиешле шартлар белән тәэмин итү дә кирәк. Әлеге өлкәдә эшчәнлек актив бара. Мәсәлән, 2014 елда яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мөмкинлеге ике тапкырга арткан. Бу исә елына 1300гә якын йорт төзеп булачак, дигән сүз.
Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев