Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстандагы округларда “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар лидер булып бара – экзит-полл

Фатыйх Сибгатуллин, Илдар Гыйльметдинов, Айрат Хәйруллин, Әлфия Когогина, Ренат Хәйров, Иршат Минкин үз округларында иң күп тавыш җыйган. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сәяси фәннәр докторы, КФУ каршында Иҗтимагый-сәяси, һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков бер мандатлы сайлау округлары буенча экзит-полл мәгълүматларын бирде. Эксперт барлык...

Фатыйх Сибгатуллин, Илдар Гыйльметдинов, Айрат Хәйруллин, Әлфия Когогина, Ренат Хәйров, Иршат Минкин үз округларында иң күп тавыш җыйган.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сәяси фәннәр докторы, КФУ каршында Иҗтимагый-сәяси, һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков бер мандатлы сайлау округлары буенча экзит-полл мәгълүматларын бирде.

Эксперт барлык округларда "Бердәм Россия" партиясеннән чыгарылган кандидатларның лидер булуын билгеләп узды. 20 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә,

Идел буе федераль округы буенча Фатыйх Сибгатуллин өчен 51,6 процент кеше тавыш биргән;

Мәскәү округы буенча 46,1 процент Илдар Гыйльметдинов өчен тавыш биргән;

Түбән Камада Айрат Хәйруллинны 51,8 процент кеше сайлаган;

Яр Чаллыда Әлфия Когогина өчен тавыш бирүчеләр 43,6 процент тәшкил итә;

Әлмәттә Ренат Хәйровка 53, 8 процент сайлаучы өстенлек биргән;

Үзәк округта Иршат Минкин өчен 44,4 процент кеше тавыш биргән.

"Беренче урыннан соңгы урыннарда шулай ук парламент партияләре вәкилләрен күрәбез. Бар җирдә дә КПРФ, "Справедливая Россия" һәм ЛДПР партияләре арасында көрәш барган. Бер мандатлы округлар буенча лидерлык урыннарга дәгъва кылган парламент партиясеннән булмаган вәкилләр арасында бердәнбер кеше - ул Татьяна Гурьева - "Россия коммунистлары" партиясеннән. Аның күрсәткече 16 процент", - дип белдерде Андрей Большаков.

Фото http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев