Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче өлеше октябрьдә кайтачак

Россиядә җитештерелгән беренче партия - 766 мең доза кайтарылды. (Казан, 5 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авыручылар саны 12 тапкыр кимеде. Бу хакта бүген брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте. "Грипп массакүләм инфекцион авыруларның берсе булып кала. Ел саен...

Россиядә җитештерелгән беренче партия - 766 мең доза кайтарылды.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авыручылар саны 12 тапкыр кимеде. Бу хакта бүген брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте.

"Грипп массакүләм инфекцион авыруларның берсе булып кала. Ел саен дөньяда грипптан 500 меңгә якын кеше үлә. Һәр унынчы өлкән кеше һәм һәр өченче бала грипп белән авырый, ә авырган һәр 7 нче кешенең сәламәтлеге җитди какшый. Грипп үпкә кабаруга (пневмония) китерергә мөмкин, ә ул үлем очракларына сәбәп була", - диде спикер.

"Татарстан учреждениеләренә үзебездә җитештерелгән 766 мең доза «Совигрипп» һәм «Ультрикс» вакциналары кайтарылды", - диде спикер.

"Гриппка каршы вакцинаның беренче партиясенең күпчелеген сентябрь ахырына кадәр балалар иммунизациясе өчен кулланырга планлаштырабыз, ә октябрьдә вакцинаның икенче партиясен көтәбез", - диде Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/05/147699/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев