Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанга хаҗ кылучыларның чираттагы төркеме кайта

Хаҗиларны Татарстан мөфтие дә каршы алачак.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). 14 сентябрьгә каршы төндә "Казан" аэропортына Татарстан хаҗиларыннан торган ике рейс кайтып төшәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җиткерә.

Хаҗиларның күпчелеген республиканың зур шәһәрләрендә яшәүчеләр тәшкил итә. 40 кешелек беренче төркем Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җитәкчелегендә "ДУМ РТ Хаҗ" программасының "Стандарт" пакеты буенча изге җирләрдә булды.

Йөз кешелек икенче төркем катнаш маршрут белән "Хаҗ-эконом" пакеты буенча Мәккәгә барды. 00.50 сәгатьтән 02.00 сәгатькә кадәр аэропортта аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да каршы алачак.

Сүз уңаеннан, быел Татарстаннан 1700 кеше хаҗ кылды. Хаҗилар медицина ярдәме күрсәтү өчен 12 табиб җәлеп ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/13/148198/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев