Татарстанның алты балалар бакчасы ата-аналарга бушлай консультация үзәкләре оештырган
Консультация үзәкләре «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган
Узган ел Татарстанның алты балалар бакчасы федераль проектта җиңү яулаган. Бу проект «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Җиңүчеләр арасында - башкаланың Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш», 12нче «Гусельки» һәм 105нче «Дюймовочка» балалар бакчалары бар. Санап үтелгән бакчаларда ата-аналар һәм балалар өчен катлаулы тәрбияви мәсьәләләрне хәл итәргә булышучы консультация үзәкләре ачылды. Үзәк белгечләре күчмә консультацияләр дә оештыра.
Узган ел барысы 120 200 консультация уздырылган. Үзәк эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була.
Әлеге проектка федераль бюджеттан 21,2 миллион сумнан артык субсидия бүленгән, Татарстан бюджетыннан — 4,9 миллион сум һәм 3,8 миллион сум күләмендә оешмаларның бюджеттан тыш чаралары да җәлеп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев