Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның 27 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде - “Әтнә таңы”

Татарстанның 27 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе - корылык. Әтнә халкына бу хакта ишетү сәеррәк тоелыр. Шөкер, әлегә кадәр яңгырдан өзелеп торган юк. Июнь ае шактый явым-төшемле булды, июль аеның башы да шулай ук дәвам итә. Күршеләргә күз салыйк. Республика хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Татарстанның 27 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе - корылык.

Әтнә халкына бу хакта ишетү сәеррәк тоелыр. Шөкер, әлегә кадәр яңгырдан өзелеп торган юк. Июнь ае шактый явым-төшемле булды, июль аеның башы да шулай ук дәвам итә. Күршеләргә күз салыйк.

Республика хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов гадәттән тыш хәлнең Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның карары белән кертелүен хәбәр итте. Әйтүенчә, кайбер районнарда яңгыр яуган үзе, тик бераз соңга калган. Чөнки бөртеклеләрнең башагы формалашу чоры үтеп киткән.

Чүпрәле, Буа, Апас, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Спас үәм кайбер районнардагы вәзгыятьне шактый катлаулы дип атарга мөмкин. Гадәттән тыш хәл игълан ителгән районнарның тулы исемлеге белән таныш булыгыз.

"Азнакай, Аксубай, Актаныш, Апас, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслем, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Ютазы районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителде", - дип хәбәр итә ТР Президенты пресс-хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев