Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның Арча районында утыздан артык бала агуланган

11 февраль 2018, 13:48 , Фото: архив/Салават Камалетдинов Мәктәптә агуланган балаларда эчәклек инфекциясе булуы ачыкланган. (Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның Арча районындагы бер мәктәптә күпләп балалар агулануы ачыкланган. Бу хактагы хәбәр "Татар-информ"га шаһитлар сүзеннән билгеле булды. Агентлык чыганагы җиткерүенчә, гадәттән тыш хәл районның Казанбаш авылында килеп чыккан. Агуланган балалар барысы...

11 февраль 2018, 13:48 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Мәктәптә агуланган балаларда эчәклек инфекциясе булуы ачыкланган.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның Арча районындагы бер мәктәптә күпләп балалар агулануы ачыкланган. Бу хактагы хәбәр "Татар-информ"га шаһитлар сүзеннән билгеле булды.

Агентлык чыганагы җиткерүенчә, гадәттән тыш хәл районның Казанбаш авылында килеп чыккан. Агуланган балалар барысы да шушы урта мәктәптән.
Хәзерге вакытта утыздан артык бала агуланган булуы билгеле. Зыян күргән балаларның барысы да хастаханәгә китерелгән. Биредә төрле яшьтәге балалар бар.

Татарстанның Арча районындагы мәктәптә агуланган балаларда эчәклек инфекциясе булуы ачыкланган. Бу хактагы хәбәрне "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Агентлыкка 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүен хәбәр иттеләр. Беренчел диагноз - эчәклек инфекциясе.

Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Әлеге очракны Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин контрольә тота.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/11/157804/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев