Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның бер районында баласын җәберләгән кансыз атага карата җинаять эше кузгатылган

Апас районы прокуратурасы тикшерүе материаллары буенча, бала тәрбияләү вазифаларын тиешенчә башкармаган әти кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Апас районы Сатмыш авылында яшәүче 37 яшьлек ир-атның 4 яшьлек улын тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәве ачыкланган. Ир-ат баланы тәрбияләмәгән, аңа карата кансыз мөгамәләдә булган, вакытында ашатмаган, баланың физик һәм психик үсеше турында кайгыртмаган....

Апас районы прокуратурасы тикшерүе материаллары буенча, бала тәрбияләү вазифаларын тиешенчә башкармаган әти кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

Апас районы Сатмыш авылында яшәүче 37 яшьлек ир-атның 4 яшьлек улын тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәве ачыкланган. Ир-ат баланы тәрбияләмәгән, аңа карата кансыз мөгамәләдә булган, вакытында ашатмаган, баланың физик һәм психик үсеше турында кайгыртмаган. Шул ук вакытта спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Нәтиҗәдә, бала күп төрле авыруларга дучар була: катараль ялкынсыну билгеләре, дизэмбриогенез стигмалары (әгъзаның анатомик корылышында тайпылышлар, 1 нче дәрәҗә гиптрофия, микрополиадения (күп кенә лимфа төеннәре зураю), нерв-психик үсеш тоткарлыгы.

Гаепле кешегә җинаять эше ачу турындагы мәсьәләне хәл итү өчен, тупланган материалларны прокуратура район полиция бүлегенә юллаган.

Ир-атка карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 156 нчы маддәсе (мәрхәмәтсез мөнәсәбәт күрсәтеп, ата-ананың балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве яки тиешенчә башкармавы) буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерү барышын прокуратура контрольдә тота.

Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев