Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк

2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган. Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева идарә тармагының киңәйтелгән утырышы вакытында әйтте. "Муниципаль берәмлекләрдә бала туу динамикасы бер төрле түгел....

2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган.

Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева идарә тармагының киңәйтелгән утырышы вакытында әйтте.

"Муниципаль берәмлекләрдә бала туу динамикасы бер төрле түгел. Объектив критерийлар буенча карасак, яңа туган балаларны теркәүдә алдынгы һәм арттка калган районнар арасындагы аерма 6 тапкырга артык. Бары тик биш районда гына туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк теркәлгән, - диде Шәвәлиева. - Бигрәк тә гаиләдәге беренче бала туу саны кимү борчый. Бу хәл белән инде без дүртенче ел очрашабыз".

ЗАГС идарәсе китергән саннар буенча, 2007 елда гаиләдә беренче булып туган балалар барлык туучыларның 60 процентын тәшкил итсә, узган ел бу сан бары тик 40 процентка тигез. Республикадагы демографик ситуациянең начараюында Альбина Шәвәлиева 90 нчы елларда бала тудыруның кимүен телгә алды. Бүген нәкъ менә шул елгы балалар әти-әни була. Идарә тармагы башлыгы коллегаларына мөрәҗәгать итеп: «Халык санын, балалар туу санын арттыру - безнең эштә төп өстенлекләрнең берсе", - диде.

ЗАГС идарәсе башлыгы демографик ситуацияне яхшырту өчен ил башлыгы тәкъдиме белән кабул ителгән кануннар турында да әйтеп узды. Билгеле булганча, болар - 2018 елның 1 гыйнварыннан соң аз керемле гаиләдә туган беренче балага яшь ярым булганчы билгеләнгән пособие, ике һәм өч балалы гаиләләргә ташлама һәм өстенлекләр.

Исегезгә төшерәбез, бүген ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе узды. Анда 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде. Коллегия эшендә ТР Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев