Әтнә таңы

Татарстанның өч районында уңыш җыюга техника әзер түгел

Баулы, Бөгелмә һәм Тәтеш районнарында ашлык җыю комплексы өстәмә тикшереләчәк.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Арча,Әтнә, Азнакай, Актаныш, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Зәй, Сарман, Теләче районнарындагы хуҗалыкларда уңыш җыюны үткәрүгә һәм туфракны төп эшкәртүгә техниканың югары әзерлеге күзәтелә, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Баулы, Бөгелмә һәм Тәтеш районнарында техника уракка әзер түгел. Министрлыкта белдергәнчә, әлеге районнарда ашлык җыю комплексы өстәмә тикшереләчәк.

«Быелгы яңгырлы елда вакытында эшкәртү һәм ашлыкны киптерү мөһим роль уйнаячак, - диде министрлыкның, агро-сәнәгый комплексны инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов. - Шулай гына без уңышны, сыйфатлы орлык материалын һәм бөртекле фуражны саклап кала алачакбыз".

Реклама

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/24/145001/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: