Әтнә таңы

Татарстанның Экология министрлыгы "Ачык ишекләр көне"нә чакыра

Экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итеп булачак. 15 февральдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә. "Һәр теләгән кеше экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Ачык ишекләр көне министрлыкның барлык...

Экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итеп булачак.

15 февральдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Һәр теләгән кеше экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Ачык ишекләр көне министрлыкның барлык төрриториаль идарәләрендә узачак", - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Реклама

Казан, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Казанда Үзәк территориаль идарәгә (Павлюхин ур., 75 йорт) мөрәҗәгать итә ала.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-68-87. Башка районнарда яшәүчеләр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Буа һәм Арчадагы териториаль идарәләргә чакырыла.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/28/156903/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: