Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның иң күп һәм иң аз уңыш ала торган районнары билгеле — исемлек

Исемлек башында Сарман һәм Зәй районы хезмәтчәннәре тора. Татарстанда иң зур уңыш ала торган районнар мәгълүм. Бу исемлекнең башында Сарман һәм Зәй район хезмәтчәннәре тора. Сарманда гектарыннан уртача 51 центнер уңыш җыйсалар, Зәйдә бу күрсәткеч бер центнерга гына кимрәк. Алдангылар рәтендә Нурлат районы да бар. Биредә һәр гектардан 49,1 центнер...

Исемлек башында Сарман һәм Зәй районы хезмәтчәннәре тора.

Татарстанда иң зур уңыш ала торган районнар мәгълүм. Бу исемлекнең башында Сарман һәм Зәй район хезмәтчәннәре тора. Сарманда гектарыннан уртача 51 центнер уңыш җыйсалар, Зәйдә бу күрсәткеч бер центнерга гына кимрәк. Алдангылар рәтендә Нурлат районы да бар. Биредә һәр гектардан 49,1 центнер уңыш алына. Тукай районында әлеге күрсәткеч - 45,2, Тәтештә - 45, Балтачта 44,4 центнер тәшкил итә.

Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, районда 1770 гектар мәйданда ашлык суктырып алынган.

"Хәзергә арпа һәм көзге бодайны җыеп алу белән мәшгульбез. Уңышның югарылыгы барлык технологияләрне дә үтәү, көзен һәм язын тиешле дәрәҗәдә ашлама кертү һәм әлбәттә инде яхшы һава торышына бәйле", - диде Альберт Шәрипов.

Аның сүзләренчә, урып-җыю кампаниясендә кадрлар белән кыенлыклар юк, барлык комбайнчыларның да ярдәмчеләре бар. Сүз уңаеннан, быел сарманлылар сатуга 130 мең тонна ашлык җыеп алырга ниятли.

Сарман һәм Зәй районыннан аермалы буларак, Югары Ослан игенчеләре уңыш белән мактана алмый. Биредә гектарыннан 19,3 центнер гына уңыш чыга. Чирмешәндә дә күрсәткечләр зур түгел - 25,6 центнер. Спаста уңыш гектарыннан 26,3, Арчада - 26,7, Лениногорскида - 27,4, Әгерҗедә - 27,7, Түбән Камада 29,7 центнер тәшкил итә.

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов сүзләренчә, Арчада әле урып-җыю эшләренә ныклап керешмәгәннәр. Сәбәбе - бөртекле культураларның дымлылыгы югары булуда.

"Бездә быел уңыш бик начар булырга охшамаган. Гектарыннан 35-40 центнер уңыш бирә торган басулар да бар. Әлегә бер басуда арпа җыюга гына керештек, шуңа да күрсәткечләр түбәнрәк", - диде ул.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, республиканың Әтнә, Баулы, Буа, Бөгелмә, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделлевск, Саба, Теләче, Ютазы районнарында уңышның күпме чыгуы билгеле түгел.

Чыгагак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев