Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанныкын сайлыйбыз

Әтнәлеләр Татарстанныкын сайлый Республикабызда иң зурларыннан берсе булган "Татарстанныкын сатып ал!" медиа-акциясе беренче тапкыр 2009 елда старт алган иде. Акциядә 300 дән артык кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары катнашты. Быел президентыбыз Рөстәм Миннеханов тәкъдиме белән әлеге акция кабат җанландырылды. Заман кибетенә аяк басуга товар күплегеннән, төрлелегеннән күзләр камаша. Шул ук...

 

Әтнәлеләр Татарстанныкын сайлый

Республикабызда иң зурларыннан берсе булган "Татарстанныкын сатып ал!" медиа-акциясе беренче тапкыр 2009 елда старт алган иде. Акциядә 300 дән артык кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары катнашты. Быел президентыбыз Рөстәм Миннеханов тәкъдиме белән әлеге акция кабат җанландырылды.

Заман кибетенә аяк басуга товар күплегеннән, төрлелегеннән күзләр камаша. Шул ук вакытта, кайда гына җитештерелгәнен сатмыйлар. Ассортименттагы товарлар арасында Татарстан белән беррәттән, Россия төбәкләрендәгеләре дә, хәтта чит илдән кергәннәре дә бар. Ашау-эчү продукциясе турында бара сүз. Кием-салым, чүпрәк-чапракка кереп китсәң, анда Кытайныкыннан күп әйбер юк. Шуңа да карамастан, товарның кайда җитештерелүенә карап сатып алучылар бар икән әле.

"Гүзәл" кибете сатучысы Фирдия Хәкимова:

  • Бездә халык аңлы. Кайда җитештерелгәнен белеп сайлыйлар. Үзебездә үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрне бик яратып алалар. Хәләл "Пестречинка" тавыкларына, шул ук җитештерүченең казылыкларына өстенлек бирәләр. Бәя ягыннан да үзебездә җитештерелгән продукция читтән кайтарылганга караганда арзангарак чыга.

Алсу Сибгатуллина, башлангыч сыйныф укытучысы:

  • Татарстанда җитештерелгән продукцияне алырга тырышам. Үзебезнеке сыйфатлырак дип саныйм. Читтән кергән товар кайчан җитештерелеп, кайчан безгә килеп җиткән, аңа ниләр кушылган - безгә билгесез бит.

Рубис Сәфәров, тарих укытучысы:

  • Вакыт булганда, һичшиксез, кайда җитештерелүенә игътибар итәм. Татарстанныкын экологик яктан чиста дип уйлыйм. Чит илләрдә җитештерелгән товарга бозылмасын өчен нәрсәләр кушалар - безгә анысы караңгы. Үзебездә җитештерелгән товарларны үзебездә үк куллану мөмкинлеген булдыру өчен аерым бер программа кабул итү кирәктер, мөгаен. Бу авыл халкы өчен бик уңай булыр иде, чөнки ит һәм сөт бәяләре бик арзан. Ә шәһәр аша әйләнә торгач, ул күпкә арта.

Сез дә Татарстанда җитештерелгәнне сатып аласызмы? Язмаларыгызны көтәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев