Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татфондбанк клиентларына акчаны кире кайтару 26 декабрьдә биш банкта башланачак

Татфондбанк клиентлары паспорт һәм гариза белән әлеге банкларга мөрәҗәгать итә ала (Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак, алар 2016 елның 26 декабрендә башланачак, дип хәбәр итә. "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" Дәүләт корпорациясе (АСВ). "Вкладчыларның кайсы банкка караганлыгы...

Татфондбанк клиентлары паспорт һәм гариза белән әлеге банкларга мөрәҗәгать итә ала

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак, алар 2016 елның 26 декабрендә башланачак, дип хәбәр итә. "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" Дәүләт корпорациясе (АСВ).

"Вкладчыларның кайсы банкка караганлыгы турындагы хәбәр 23 декабрьгә кадәр АСВ рәсми сайтында урнаштырылачак. Акчаны алу өчен вклдачыларга агент-банкка паспортны күрсәтеп, акчаны кирү кайтару турында гариза язарга кирәк булачак. Гариза бланклары агент-банкларда бирелә", - дип хәбәр итә АСВ матбугат хезмәте.

АСВ Татфондбанк клиентларын агент-банкларның Яңа ел бәйрәмнәрендәге эш тәртибе белән өстәмә таныштырачак. Игълан АСВ сайтында 30 декабрьгә кадәр урнаштырылачак.

http://www.tatar-inform.ru/news/2016/12/21/532672/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев