Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татфондбанк клиентларына акчаны кире кайтару бүген, 26 декабрьдә, биш банкта башлана

Татфондбанк клиентлары паспорт һәм гариза беләнбанкларга мөрәҗәгать итә ала. ("Татар-информ"). Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак. "Вкладчыларның кайсы банкка караганлыгы турындагы хәбәр АСВ рәсми сайтында. Акчаны алу өчен вклдачыларга агент-банкка паспортны күрсәтеп, акчаны кирү кайтару турында гариза язарга кирәк булачак....

Татфондбанк клиентлары паспорт һәм гариза беләнбанкларга мөрәҗәгать итә ала.

("Татар-информ"). Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак.

"Вкладчыларның кайсы банкка караганлыгы турындагы хәбәр АСВ рәсми сайтында.

Акчаны алу өчен вклдачыларга агент-банкка паспортны күрсәтеп, акчаны кирү кайтару турында гариза язарга кирәк булачак. Гариза бланклары агент-банкларда бирелә", - дип хәбәр итә АСВ матбугат хезмәте.

АСВ Татфондбанк клиентларын агент-банкларның Яңа ел бәйрәмнәрендәге эш тәртибе белән өстәмә таныштырачак. Игълан АСВ сайтында 30 декабрьгә кадәр урнаштырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/21/131812/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев