Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татьяна Голикова: 2020 елда миллионнан артык россияле ана капиталын ала алачак

РФ Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан «Демография»илкүләм проекты акчалары хисабына бер балага ана капиталы түләүне башларга кушты.

Россиядә яшәүче 558 меңнән артык кешегә  агымдагы елда беренче балага, тагын 551 мең кешегә икенче балага ана капиталын алу мөмкинлеге  булачак.

      «Демография» илкүләм проекты кысаларында Ана капиталын түләүгә 122 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең югары советы бюросы утырышында  РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.

РФ вице-премьеры аныклап узганча, 2020 елда ана капиталы түләүгә барлыгы 122,4 млрд.сум юнәлдереләчәк, бу сумма якындагы елларда артачак һәм 300 млрд. сум дәрәҗәсенә җитәчәк.

Үз чыгышында Голикова быел, ана капиталыннан тыш, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны тоту өчен,  2,4 млн.га якын россияле пособие рәсмиләштерә алачак, дип билгеләп үтте. Бу максатларга бюджеттан  159 млрд. сум  акча тотылачак.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Собраниесенә юлламаны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Аерым алганда, дәүләт башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган гаиләләргә ана капиталы алу хокукын бирергә кушты, шул ук вакытта бу акчаларның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәргә тиеш, ә икенче бала туган очракта аларның күләме 150 мең сумга артырга тиеш.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/28-01-2020/tatyana-golikova-svyshe-milliona-rossiyan-smogut-poluchit-matkapital-v-2020-godu-5719001    файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев