Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“TATZET” электрон тупланмасы нәрсә ул?

Разил Вәлиев "TATZET" электрон тупланмасын халыкка җиткерергә кирәклекне әйтте Депутат фикеренчә, дәүләт эшен татар телендә алып бару өчен электрон мөмкинлекләр җитәрлек түгел. (Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев "TATZET" электрон тупланмасы турында халыкка, укытучыларга, студентларга гади тел белән мәгълүмат җиткерү кирәклеген билгеләп узды. Бүген...

Разил Вәлиев "TATZET" электрон тупланмасын халыкка җиткерергә кирәклекне әйтте

Депутат фикеренчә, дәүләт эшен татар телендә алып бару өчен электрон мөмкинлекләр җитәрлек түгел.

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев "TATZET" электрон тупланмасы турында халыкка, укытучыларга, студентларга гади тел белән мәгълүмат җиткерү кирәклеген билгеләп узды. Бүген ул татар телендәге проектларны бер мәйданчыкта туплаган платформаны тәкъдим итү чарасында катнашты.

Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе чарага яшьләр җыелуы сөенечле күренеш булуын билгеләп узды. "Димәк, бу проблемалар киләчәккә караган проблемалар. Без милләтебезнең киләчәген кайгыртабыз. Бүгенге вазгыятьтә, туган телне укыту кискенләшкән чорда, бу бигрәк тә кирәкле мәсьәлә. Мин үзем электрон дөнья кешесе түгел, мин башка традицияләрдә тәрбияләнгән кеше. Әмма электрон дөньяны читләтеп үтә алмыйбыз, көн саен ул дөньяга кереп чыкмый булдыра алмыйбыз. Без укыган вакытта безгә ике дөнья бар, дип өйрәтә иделәр, бу дөнья һәм ахирәт дип, ә сез өч дөньяда яшисез. Электрон дөньяда безнең әле эшлисе эшләр күп", - диде Разил Вәлиев.

Депутат берничә ел элек, ул вакытта Төркия Президенты булган Абдулла Гөлнең, татар халкын гыйлемле, алга киткән халык дип атаганын искә төшерде. Аның әйтүенчә, электрон дөньяда да шушы бәяне акларга кирәк. Тик ул компьютерның татарча атамасы халык теленә кереп китә алмавын әйтте. "Төрекләрдә бик матур сүз уйлап тапканнар, ә безнең санак сүзе кереп китә алмый. Халык кулланмый аны", - диде.

Разил Вәлиев бүгенге проектларның темалары кызык булуын, әмма башкаларга сөйләгәндә, аңлаешлырак, гадирәк тел белән сөйләргә кирәклеген билгеләп узды. "Сез моны аңлыйсыз, әмма ләкин боларны халыкка, укытучыларга, студентларга гади тел белән сөйләү кирәк. Үзегез белгәч, бөтен кеше дә беләдер дип уйламагыз. Бу мөмкинлекләр турында мәктәпләрдә аңлатмасак, башка төрки халыклардан алга барырбызмы икән", - диде.

"Мин бик күп сүзләрне электрон сүзлекләрдән табам, моның өчен бик зур рәхмәт сезгә. Шулай да, Дәүләт Советында без карарларны ике телдә кабул итәргә тырышабыз, эш кәгазьләре ике телдә булырга тиеш, дибез. Әмма татар телендә эшне алып бару өчен электрон мөмкинлекләр җитәрлек түгел. Бу техник мәсьәләләрне хәл итәсе иде", - дип белдерде Разил Вәлиев.

Галим Әлфәт Закирҗанов заманча технологияләрнең мөмкинлекләре турында кызыксынып: "Дәүләт Советы утырышында татар телендә ясалган чыгышның рус теленә тәрҗемәсен шундук экранга чыгарып буламы, дип сорады. - Бәлки, киресенчә, русча чыгышның экранга татарчасын биреп буламы?" - дип кызыксынды. Разил Вәлиев сүзгә кушылып, Дәүләт Советында синхрон тәрҗемәнең бик үк яхшы булмавын, башка депутатларның канәгать булмавын әйтте.

"Әгәр бу эш башкарылса, бик яхшы булыр иде", - диде. Техник белгечләр аңлатуынча, кеше сөйләсә, аның сөйләмен танып, текстын экранга чыгарып була, әмма бу очракта тәрҗемә дә кирәк булачак. Өстәвенә машина тәрҗемәсенең кешедән яхшырак тәрҗемә итүе икеле.

Электрон сүзлекләр булса да, аларның басма тиражын арттыру турында да сүз булды. Татар китап нәшриятында басылып чыкмаган сүзлекләрнең китапханәләрдә, китап киштәләрендә табу авыр булуы әйтелде.

Сүзлекләргә ихтыяҗ булуны Разил Вәлиев тә билгеләп узды. "Бер көнне хәтта Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев татарча-русча сүзлек табып бир әле, дип сорап килде. Ул да таба алмагач инде..." - диде депутат.

Разил Вәлиев 2020 елда дәүләт телләре программасының вакыты чыгуын, шунлыктан бүгеннән үк яңа программа әзерли башларга кирәклеген билгеләп узды. "Бүген яңгыраган сүзләр, тәкъдимнәр ул программага керергә тиеш", - диде.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанның Фәннәр академиясендә "Татар теле: зур электрон тупланма "TATZET" платформасы тәкъдим ителде. Ул татар теле сүзлекләренең электрон фонды; татар теленең электрон этнолингвистик терминологик сүзлеге; татар матур әдәбияты корпусы; "Туган тел" корпусы (күләме - әдәби кулланышта булган 150 миллионнан артык татар сүзе); татар халык сөйләшләре атласының электрон версиясе; Татарстан Республикасы топонимнары каталогы; сөйләм технологияләре ярдәмендә башкарылган эшләнмәләр һәм сөйләм интерфейслы мобиль кушымталар; тәрҗемәне автоматлаштыру өчен профессиональ SmartCat системасы; татар теленең морфологик анализторы; Microsoft Office,Microsoft Windows, Android, iOS операцион системалары өчен татарча локализация пакетлары һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан эшләнгән башка проектлар. Бу платформа белән Фәннәр академиясе сайтының баш битендә танышырга мөмкин.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/06/157512/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев