Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тау башыннан моң ачыла

«Һай, Сөбханалла, кем шулай кичке эңгердә йөрәкләрне җилкетеп, узган гомерләрне сагындырып уйный икән гармунны», - дип сокланып тыңлыйлар капка алдында гәп корган әбиләр, апалар.

"Гыйниятулла уйнавы ич бу, ул йөрәкләрне җилкетеп, күзләргә яшь килерлек моңлы итеп уйный".

Гармунны, моңлы, озын көйләрне җиренә җиткереп уйнау сәләте бар Гыйниятуллада. Өске урамда яши бу тырыш, хезмәт сөючән, сәнгатьне яратучы кешеләр. Кечкенәдән гармунга кызыксынып үсте ул. Әтисенә көтү көтеште эшсөяр егет. Галимулла абый ярдәмчел улына ике рәтле гармун - "Хромка" алып бирде. Үзе дә матур, моңлы тавышлы кеше иде Галимулла абый. Ул җырлый, улы уйный, тиз өйрәнде Гыйниятулла гармунда уйнарга (Галимулла абый мәрхүм инде). Эшсөяр итеп үстерде ул улларын, кызларын тормыш иптәше Һәдия апа белән. Абыйсы Кәримулла да "Хромка"да уйнады. Концертларда катнашты. Үзем дә Абдулла Рәхимкулов башкаруындагы "Бәгърем" дигән җырны җырлаганым булды Кәримулла абый уйнаганга...

Дәвамын "Әтнә таңы"ннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев