Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тауда шуганда кар астында калган

Тау шуганда кар астында калган малайны эт табып ала (фотолар) 28 декабрь сәгать кичке сигезенче яртыда Тукай районында «112» элемтә хезмәтенә шалтыратып, 14 яшьлек яшүсмернең таудан шуганда кар астында калуын хәбәр иткәннәр. Башта малайны үзләре эзләп караган, таба алмагач, коткаручыларга әйткәннәр. Башлангыч мәгълүматларга караганда малай уйнарга дип, тауга барган. Ләкин...

Тау шуганда кар астында калган малайны эт табып ала (фотолар)

28 декабрь сәгать кичке сигезенче яртыда Тукай районында «112» элемтә хезмәтенә шалтыратып, 14 яшьлек яшүсмернең таудан шуганда кар астында калуын хәбәр иткәннәр.

Башта малайны үзләре эзләп караган, таба алмагач, коткаручыларга әйткәннәр. Башлангыч мәгълүматларга караганда малай уйнарга дип, тауга барган. Ләкин 6 метрлы ерымга егылып төшкән. Шунда ук кар ишелгән һәм аны каплап киткән.

Бистә башлыгы малайны эзләргә дип 30 кешелек төркем җыйган. Яшүсмерне кар астыннан янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар да эзләгән. Чаллы коткаручыларын чакыргач кына махсус эзләүче буларак үстерелгән эт малайның кар астында калган урынын күрсәткән.

Кич җиткәч кенә малайны кар астыннан чыгаралар. Ул аңында булса да, бик нык өшегән була. Малайны Чаллының 2нче балалар хастаханәсенә озаталар.

Чыганак: http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев