Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таулар биек иде без үскәндә...

Таулар биек иде без үскәндә. Тәгәрәргә җайлы иде бик. Иң кызыгы - кеше үскән саен Таулар кечерәя икән бит. Юллар ерак иде без үскәндә. Бик тә ерак иде аралар. Иң гаҗәбе - кеше үскән саен Юллар да кыскара баралар. Көннәр озын иде без үскәндә. Килде тизрәк олы буласы. Олыгайдык һәм...

Таулар биек иде без үскәндә.
Тәгәрәргә җайлы иде бик.
Иң кызыгы - кеше үскән саен
Таулар кечерәя икән бит.

Юллар ерак иде без үскәндә.
Бик тә ерак иде аралар.
Иң гаҗәбе - кеше үскән саен
Юллар да кыскара баралар.

Көннәр озын иде без үскәндә.
Килде тизрәк олы буласы.
Олыгайдык һәм аңладык: гомер -
Таң һәм кичке шәфәкъ арасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев