Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таулар да күчереп була икән

Тау күчерергә уйласаң һәм бу эштә сиңа ярдәм итүчеләр табылса, тау кадәрле тауны да күчереп була икән. Әлбәттә мин тау күчерергә уйламадым, әмма үзебездә Күңгәр авыл җирлегендә балалар өчен Сабантуй оештыру хыялы белән күптән янып йөри идем. Ә мондый сабантуйлар элекеге елларда еш үтә иде бит. Саба районында соңгы звонок...

Тау күчерергә уйласаң һәм бу эштә сиңа ярдәм итүчеләр табылса, тау кадәрле тауны да күчереп була икән. Әлбәттә мин тау күчерергә уйламадым, әмма үзебездә Күңгәр авыл җирлегендә балалар өчен Сабантуй оештыру хыялы белән күптән янып йөри идем. Ә мондый сабантуйлар элекеге елларда еш үтә иде бит. Саба районында соңгы звонок көнне һәр мәктәп фестиваль үткәрә иде.

Хезмәт алдынгылары кебек мәйдан уртасына балалар җыелган, болар - алдынгы укучылар.Директор абый һәрберсенең кулын кысып бүләкли. Аннан соң чират спорт ярышларында актив катнашкан балаларга килеп җитә. Бер заманны кыр казлары кебек тезелешеп унберләр килеп төшә. Иңнәрендәге ак канатларна гына түгел, ә инде унберенче классны тәмамлауларына да көнләшеп карап торасың. Тиз генә үзеңнең мәктәп партасы артында тагын ничә ел җәфаланасыңны санап аласың. Унберләрнең сине күргәч күз яшләре килүенә әле тагын бер кат аптырап та куясың. Ә алар синнән көнләшә, күзләре белән "Эх, тагын бер генә ел булсада синең урыныңда булыр идем ", -дип эндәшә. Фестивальдә өч авылдан җыелган булачак беренче класларда ягъни бакча балалары да катнаша. Унберләрдән соң мәйданга булачак беренчеләр керә. Менә шунда самими балаларның бер-берсенә карап эчкерсез елмаюлары аша беренче дуслык җепләре сузыла. "Синең исемең ничек?"- дип башланган дуслык җепләре класташым Найлә белән әле дә дәвам итә. Менә шундый кадерле күңелле балалар өчен фестиваль була иде.

Әнә шундый матур балачак хатирәләрен искә төшереп үзебездәдә бәйрәм оештырасы килде. Ә хыялларны чынга ашыру өчен синең фикерне күтәреп алучылар, ярдәм итүчеләр һәм әлбәттә инде спонсорлар кирәк. Мәктәбебез директоры Наил Гумерович, авылыбыз имамы Рубис хәзрәт, иң беренчеләрдән булып фикеремне күтәреп алып ярдәм кулы суздылар. Белдерүләр ике көн алдан язылсада, көне килеп җиткәч йөрәкне курку басты. Килерләрме, катнашырлармы, читтән генә карап тормаслармы? Башта йөз төрле сорау.

Каршыда авылыбызның тарихында гына калган алма бакчасы. Мәдәният йорты директоры аппаратурага ут ялгый, янымда ел буе драм түгәрәккә йөргән кызлар апа без нишлик дип торалар. И-и, мондый уңган кызлар барында таулар күчерегә була. Иң беренче шарлар кабартып, аларны элдек. Ә индекызларга бәйрәмдәге эшләрен бүлгән вакытта халыкта җыела башлады. Сабантуйны авылыбыз имамы Рубис хәзрәт башлап җибәрде. Хәзрәткә кушылып сүрәләр укыган балаларны күргәч күзләрдән яшьләр килде. Яңа буын. Бар нәрсәне белүче, аңлы, динле, инсафлы, алдынгы карашлы яңа буын вәкилләре. Һәр нәрсәдә хәбәрдар булган башлангычлар бирелгән сорауларга да җавапларны бик тиз таптылар. Сабантуй башланып китте. Чүлмәк вату, бүләк кисү, күңелле стартлар, туп тидерешле, футбол уеннары һәрберсендә дә балалар бик теләп катнашты. Күңелгә иң нык уелып калган мизгелләрнең берсе язын тәүге тапкыр баш төрткән умырзаялар кебекбәйрәмгә килгән нәниләр булды. Сабантуйда бүләк кисеп алулары аларның хәтерләрендә дә озак сакланыр әле. Сабыйларга гына түгел минем өчен дә тәүге адымнар булды бу. Беренче тапкыр үзең оештырган бәйрәмгә бүләкләр алу, болары гына җитмәс дип спонсорлар эзләү. Акчалата ярдәм итүчеләрне тапкач сөенүләр, бәйрәмнең һәр мизгеле күңел түрендә. Күңгәр җирлегендә нинди генә бәйрәм оештырсаңда безнең үзебезнең спонсрыбыз Рәшит абыебыз бар. Балалар сабантуена керткән өлешләре өчен тагын бер кат рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.Ә бәйрәм ахырында, рәхмәт әйтеп киләсе елларга да балалар сабантуеның традициягә әйләнүен теләп калдылар.

Бәйрәмнән кайтучы шат йөзле әти - әниләрне, вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәргән балаларның кәефләрен, бәйрәмдә арып әниләрнең кулларында йокыга киткән сабыйларны күргәч күңелләр күтәрелеп китте. Хыялыңны тормышка ашырырга ярдәм итүчеләр, һәр сүзеңне үтәргә әзер булучы балалар, хуплаучы авылдашлар, ныклы тыл булган вакытта тауларда күчереп була икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев