Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Бәрәскәдә күл чистарталар

Авылның мәктәп янындагы күлен чистарталар. Бу күлне чистартуны көз көне үк башлаганнар иде. Ләмнән һәм башка чүп-чардан чистартуның яртысы башкарылган иде. Калган яртысын бүгенге көндә дәвам итеп, аны тирәнәйтәләр. "Аллага шөкер, авылны яшәртү, табигатьне саклау өчен бар көчен куйган хуҗалыгыбызның эше гөрләп торсын, өлкәннәребез исән булсын. Бабайларыбыз һәр эшкә фатихасын...

Авылның мәктәп янындагы күлен чистарталар. Бу күлне чистартуны көз көне үк башлаганнар иде.

Ләмнән һәм башка чүп-чардан чистартуның яртысы башкарылган иде. Калган яртысын бүгенге көндә дәвам итеп, аны тирәнәйтәләр. "Аллага шөкер, авылны яшәртү, табигатьне саклау өчен бар көчен куйган хуҗалыгыбызның эше гөрләп торсын, өлкәннәребез исән булсын. Бабайларыбыз һәр эшкә фатихасын биреп, киңәшләрен әйтеп, бар эшебезне хуплап торалар. Көн дә килеп, күзәтеп, куәт биреп, күңелебезне күтәрәләр", - ди Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев