Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Көек авылында коточкыч янгын булды

2011 елдан бирле районда мондый зур янгынның булганы юк иде. Ул елны Яңа Җөлби авылында булды, тик ул да моның кадәр масштаб та түгел иде, диләр янгын күзәтчелеге бүлегеннән. Янгын турындагы хәбәр районның янгын сүндерү бүлегенә 21.25 сәгать вакытта гына килеп ирешә. Кызганычка каршы, ялкын бөтен дөньяны чолгап алган була...

2011 елдан бирле районда мондый зур янгынның булганы юк иде. Ул елны Яңа Җөлби авылында булды, тик ул да моның кадәр масштаб та түгел иде, диләр янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Янгын турындагы хәбәр районның янгын сүндерү бүлегенә 21.25 сәгать вакытта гына килеп ирешә. Кызганычка каршы, ялкын бөтен дөньяны чолгап алган була инде. Түбән Көек авылына кояш төшкән кебек иде, диләр. "Шакировлар хуҗалыгының сарае, мунчасы, йорты җиргә кадәр янып бетте. Бәхеткә каршы, үлем-китемнәр юк. Тик сарайдагы өч баш мал да янды. Хуҗалар йорттан әйберләрен дә алып чыгарга өлгермиләр", - ди күзәтчелек бүлеге инспекторы Артур Рәхмәтуллин.
Түбән Көек авылында янгын нәкъ шушы урамда моннан дүрт ай элк булган иде. Ул вакытта 22нче йорттагы хуҗалык янса, бу юлы 8 йортта яшәүчеләр йорт-җирсез калды. "Быелгы елда авыл җирлекләрендә янгынның артуы күзәтелә. Ә шәһәрләрдә кимү. Бу күрсәткеч республика буенча шулай. Шуңа күрә, һәркем игътибарлы, уяу булсын иде", - дип кисәтә инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев