Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Көек авылында яшәүче Сәйфетдинова Рауза Гайзулла кызының 9 февраль көнне 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Без сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Син тормышыбызның якты маягы да, җылы учагы да, кайнар кочагы да. Сиңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш, иман байлыгы, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә кайгы-хәсрәт күрми, без, балаларыңның, оныкларыңныңның игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә,...

Кадерлебез! Без сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Син тормышыбызның якты маягы да, җылы учагы да, кайнар кочагы да. Сиңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш, иман байлыгы, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә кайгы-хәсрәт күрми, без, балаларыңның, оныкларыңныңның игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә, озын гомер кичерергә язсын.
Күңелкәең синең назга тулы,
Барыбызга тигез бүләсең.
Безнең өчен яшәү сиңа Ходай
Насыйп иткән бүләк, күрәсең.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Шамиль, кызларың Айгөл, Гөлгенә, кияүләрең Рафис, Гадел, оныкларың Рәсим, Гайшә, Айзат, Хәдичә, кодагыйларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев