Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Көек бакчасында бәйрәм

Быел уку елы башыннан безнең Түбән Көек авылында күптән көтелгән зур шатлыклы вакыйга - өр-яңа балалар бакчасы ачылу булды. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм көне иде. Балаларыбыздан бигрәк, әти-әниләр, әби-бабайлар, авыл халкы да бу матур күренешкә бик сөенде. Аллага шөкер, нәниләребезгә аралашу, күңел ачу һәм аларны төрле яктан үстерү өчен барлык...

Быел уку елы башыннан безнең Түбән Көек авылында күптән көтелгән зур шатлыклы вакыйга - өр-яңа балалар бакчасы ачылу булды. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм көне иде. Балаларыбыздан бигрәк, әти-әниләр, әби-бабайлар, авыл халкы да бу матур күренешкә бик сөенде. Аллага шөкер, нәниләребезгә аралашу, күңел ачу һәм аларны төрле яктан үстерү өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылды. Әлеге бакча ачылуга үзләренең зур өлешен керткән район җитәкчелегенә, мәгариф идарәсенә, җирле үзидарәгә, мәктәп коллективына, төзүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларның йөзләрендәге шатлыклы елмаю, куаныч - сезнең тырышлык нәтиҗәсе.

Изгелеккә чикләр юк икән: бакчабызга мәрхәмәтле авылдашлар, әти-әниләр зур булышлык күрсәтәләр. Бинабыз үз ишекләрен ачуга, нәниләрне тагын да сөендереп, бик күп бүләкләр кабул иттек. Авылдашларыбыз Зарипова Рузия, Сафина Рәфинә апалар, Әйшияз авылыннан Шакировлар гаиләсеннән бүләккә уенчыклар алдык. Тагын укытучылар, мәктәп укучыларыбыз бу изге эшкә үзләренең өлешләрен керттеләр.

Корбан бәйрәмендә балалар Югары Көек авылыннан Гыймранова Гөлнур, Кадыйрова Рания апаларның тәмле күчтәнәчләре белән сыйландылар.

«Яхшылык җирдә ятмый » дигән борынгылар. Нәниләргә сөенечле, шатлыклы мизгелләр бүләк иткәнегез өчен үзегезгә дә шундый ук хисләр кичерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев