Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Көек мәктәбе бик актив

Түбән Көек мәктәбе сайты бәйрәмнәрдән соң да бик актив. Түбәндәге хәбәрләрне шуннан алдык. 11 гыйнвар көнне мәктәптә Халыкара рәхмәт көне уздырганнар. Биредә «Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр» исемле Халыкара «Рәхмәт» көненә багышланган әдәби круиз үткәргәннәр. "Сәяхәт вакытында хикәяләр укылды, шигырьләр сөйләнде, җырлар башкарылды. Кичә бик эчтәлекле һәм файдалы булды. Оештыручысы...

Түбән Көек мәктәбе сайты бәйрәмнәрдән соң да бик актив. Түбәндәге хәбәрләрне шуннан алдык.

11 гыйнвар көнне мәктәптә Халыкара рәхмәт көне уздырганнар. Биредә «Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр» исемле Халыкара «Рәхмәт» көненә багышланган әдәби круиз үткәргәннәр. "Сәяхәт вакытында хикәяләр укылды, шигырьләр сөйләнде, җырлар башкарылды. Кичә бик эчтәлекле һәм файдалы булды. Оештыручысы - 2 сыйныф җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы иде, диелгән.

12 гыйнвар көнне мәктәпнең 7-9 нчы сыйныф укучылары белән Сергей Павлович Королёвның тууына 110 ел булуга багышланган «Космоска − юл» исемле кичә уздыралар. Монысын физика укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев