Әтнә таңы

Түбән Көек мәктәбендә - Ачык ишекләр көне

15 нче гыйнвардан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Ачык ишекләр көне башланып китте. График буенча әти-әниләр дәресләр карыйлар. Соңыннан класста әти-әниләр белән 2 нче чирек нәтиҗәләре һәм сыйныфтагы проблемалар хакында сөйләшүләр үтә. Беренче көнне 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә Ачык ишекләр көне уздырылды. Әти-әниләр информатика, география һәм рус теле...

15 нче гыйнвардан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Ачык ишекләр көне башланып китте.

График буенча әти-әниләр дәресләр карыйлар. Соңыннан класста әти-әниләр белән 2 нче чирек нәтиҗәләре һәм сыйныфтагы проблемалар хакында сөйләшүләр үтә. Беренче көнне 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә Ачык ишекләр көне уздырылды. Әти-әниләр информатика, география һәм рус теле фәннәреннән дәресләр карадылар. 16 нчы гыйнварда 5 нче сыйныф әти-әниләре кунакка килделәр. Алар математика һәм инглиз теле дәресләрен карадылар. Шул рәвешле дәвам ителә. Алдагы көннәрдә мондый Ачык ишекләр көне 7 сыйныфта узачак.

- Безнең мәктәптә ел саен, икенче чирек нәтиҗәләре буенча шушындый чара уздырыла. Башта әти-әниләр, күбрәк әниләр килә, дәрестә утырып аның барышын, укучыларның җавап бирүләрен тыңлыйлар, соңыннан класста җыелыш уздырыла. Ике якка да файдалы...- ди Түбән Көек мәктәбенең математика укытучысы Лилия Мөбәрәкшина.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: